Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган, 48 кеше сәламәтләнгән
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 532 очрагы расланган.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«14 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Чаллыда — 18, Казанда — 10, Әлмәт һәм Саба районнарында — өчәр, Актаныш, Менделеевск, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында — икешәр, Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 532 очрагы расланган, 21 668 кеше (шуларның 48е — узган тәүлектә) сәламәтләнгән.
Республикада барлыгы 901 429 кеше (шуларның 10 159ы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 706 717 кеше икенче дозаны да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз