news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясенә антитәнчекләрне ачыклау өчен тест-система теркәлде

Тест Федераль медицина-биологик агентлык тарафыннан әзерләнгән.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына антитәнчекләрне ачыклау өчен эшләнгән тест-система дәүләт теркәвен алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы әлеге тестны әзерләгән Федераль медицина-биологик агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, «бер атнада 100 меңгә якын тест-система әзерләү күздә тотыла».

«Татар-информ» агентлыгы май аенда Россиядә коронавируска антитәнчекләрне ачыклау өчен массакүләм тестлаштыру үткәрелә башлаячагы хакында хәбәр иткән иде инде. Мондый тестны әзерләү белән Казан федераль университетында да шөгыльләнәләр.

Россиядә 1 майга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручыларның гомуми саны 114 мең 431 кешегә җиткән, соңгы тәүлектә 7 933 яңа очрак ачыкланган. 1169 пациент үлгән, 13 мең 220се терелгән.

Шул ук вакытта, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан алып республикада әлеге инфекцияне 894 кеше йоктырган, аларның икесе вафат булган, 100е терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100