news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы расланды

11 кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.

Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы расланды

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирус авыруының 71 яңа очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Унбер кеше хастаханәгә урнаштырылды, 60 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы)», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, Галимова сүзләренә караганда, алты очрак читтән кертелгән, 65 авыручы элек инфекцияләнгән кешеләр белән элемтәдә булган.

Авыучылар арасында 11 балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькәчә - 13 кеше, 30дан 50 яшькә кадәр - 17 кеше, 50дән 60 яшькә кадәр - 16 кеше, сигезе — 60тан 70 яшькә кадәр, дүртесе — 70тән 80 яшькә кадәр һәм икесе — 80тән 90 яшькә кадәр.

Казанда - 28 кеше, Яшел Үзән районында — 11, Яр Чаллыда — 7 һәм Әлмәт районында — 6 кеше ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100