news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны ноябрьдә иң күбе булыр дип фаразлана

Фаразга караганда, йоктыручыларның максималь саны көнгә 16,8 меңнән 23,3 мең кешегә кадәр үзгәрә.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 инфекциясе белән авыручылар күрсәткеченең пигы агымдагы елның ноябрь ае башына туры киләчәк. Бу Сбериндекс порталында урнаштырылган «Сбер» фаразыннан күренә.

Аналитиклар куллана торган модель буенча, ил халкы саклау чараларын үтәгәндә, эпидемия пигы 8 ноябрьдә узачак. Бу көнне тәүлек эчендә авыручылар саны 16,8 мең кешедән артып китәчәк.

Әгәр дә россиялеләр үзләрен пандемия булмаган кебек тотса, авыручыларның максималь саны бер көн эчендә 23,3 мең кешедән артып китәчәк. Хәер, санитар-эпидемиологик чаралар яхшы үтәлгән очракта авыру йоктыручылар саны 17,6 мең чамасы булачак.

Әгәр иминлек чараларын бозу еш булса, авыруны йоктыру пигы 12 ноябрьгә туры киләчәк. Шул ук вакытта тәүлек эчендә авыру йоктыручылар саны якынча 22 меңгә җитәчәк.

«Фараз авыру таралу динамикасын тасвирларга ярдәм итә торган SEIR математик моделен кулланучы эпидемиологик симулятор базасында төзелгән», — ди белгечләр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 32 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100