news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия, Украина һәм Төркия вәкилләре белән очрашу бүген Истанбулда 12:30 сәгатьтә була

Бүген Истанбулда Россия, Украина һәм Төркия вәкилләре белән өч яклы очрашу планлаштырылган. РИА Новостига Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгындагы чыганак хәбәр иткәнчә, сөйләшүләр бүген җирле вакыт буенча 12:30 сәгатьтә башлана.

Аңа кадәр, 10:45 сәгатьтә, Төркия, Украина һәм АКШ делегацияләре катнашында аерым очрашу була.

Искәртеп үтик, алдарак «Татар-информ» Владимир Путин Россиянең Украина белән сөйләшүләр делегациясе вәкилләрен раслады дип язган иде. Аны Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкли. Шулай ук делегациягә Тышкы эшләр министрлыгы, Оборона министрлыгы һәм Генераль штаб вәкилләре һәм экспертлар төркеме кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100