Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россиянең Украина белән сөйләшүләр делегациясе вәкилләрен раслады

Россия Президенты Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия Федерациясе делегациясе составын раслый торган боерыкка кул куйды.
Документ нигезендә, делегация башлыгы итеп РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский билгеләнде. Делегация составында шулай ук РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм РФ оборона министры урынбасары Александр Фомин катнашачак.
Моннан тыш, сөйләшүләр өчен экспертлар составын расладылар. Анда РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы Идарәсе мәгълүмат башлыгының беренче урынбасары Александр Зорин, РФ Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Подобреевская, Россия Тышкы эшләр министрлыгының БДБ илләре икенче департаменты директоры Алексей Полищук һәм Россия Саклану министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек Баш идарәсе башлыгы урынбасары Виктор Шевцов кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз