news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кооперация университеты аспирантура программасы буенча белем бирә башлаячак

“Быел без юриспруденция һәм икътисад профильләре буенча ике аспирантура программасы ачабыз”, - диде университет ректоры Артур Максаев.

Россия кооперация университеты аспирантура программасы буенча белем бирә башлаячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Россия кооперация университеты быелдан юриспруденция һәм икътисад профильләре буенча аспирантурада белем бирә башлаячак. Бу хакта Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссион мәйданчыгында Россия кооперация университеты ректоры Артур Максаев хәбәр итте.

“Бездә белем чыннан да кызыклы программалар буенча бирелә. Урта һөнәри белем программасы да, бакалавриат программасы да, магистратура программасы да бездә бар. Ә быел без исә юриспруденция һәм икътисад профильләре буенча ике аспирантура программасы ачабыз”, - диде ректор.

Артур Максаев Роосия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятенең үзәк берлеге советы рәисе Дмитрий Зубовның да сәламен һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Бүген Артур Максаевның туган көне. Аңа Россия кооперация университетының Казан кооператив институты исеменнән институтның ректоры Алсу Нәбиева түбәтәй бүләк итте. “Костюмыма да туры килеп тора”, - дип шаяртты Россия кооперация университеты ректоры.

  • 14-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел җыенга Россиянең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100