ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Киров эшмәкәре: Авыл хуҗалыгына ярдәм Татарстан белән чагыштыра торган да түгел

14 март 2019, 20:23 , Фото: архив/Рамиль Гали

Киров эшмәкәре: Авыл хуҗалыгына ярдәм Татарстан белән чагыштыра торган да түгел “Безгә Татарстан эшмәкәрләре дәрәҗәсенә булса да җитәсе иде”, - ди Иван Егоров.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Киров өлкәсенең Малмыж районы эшмәкәре Иван Егоров Кировта дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгына ярдәм юк дәрәҗәсендә булуын әйтте. “Татарстан белән чагыштыра торган да түгел”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссион мәйданчыгында.

“Эшләр әйбәтрәк барсын өчен, беренче чиратта дәүләт ярдәме кирәк. Бездә, Кировта, Татарстанда кебек түгел әле. Безгә Татарстан эшмәкәрләре дәрәҗәсенә булса да җитәсе иде. Бездә дә ярдәм итү дәүләт программалары каралган, ләкин Татарстан белән чагыштыра торган түгел. Бездә булышу 2-3 мәртәбә кимрәк”, – диде Иван Егоров.

Киров эшмәкәре әйтүенчә, аларда керемнәр чыгымнардан бик азга гына күбрәк. “Без барысын да үз көчебез белән эшлибез. Бездә керемнәр чыгымнардан бик азга гына күбрәк, ягъни табыш минималь”, - диде ул.

Шулай ук Иван Егоров авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең кимрәк булуы проблемасын да аерып әйтте. “Техника, ягулык-майлау материаллары бик кыйммәт”, - диде ул.

  • 14-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел җыенга Россиянең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10