news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Алмаз Сафинны җирләү көне билгеле

Россия Герое Алмаз Сафинны җирләү көне билгеле
Дамир Мостафинның Телеграм-каналыннан

Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм Россия Герое исеме бирелгән Алмаз Сафин белән бәхилләшү чарасы 23 гыйнварда Башкортстанның Әлшәй районы Раевский мәдәният йортында узачак.

Бу хакта Телеграм каналында Әлшәй район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин хәбәр итә.

Матәм чарасы 10 сәгатьтә башлана. Геройны Шафран авылындагы зиратта җирләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot