news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан егете Алмаз Сафинга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде

Башкортстан егете Алмаз Сафинга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде
Әлшәй районы башлыгы телеграм каналыннан

Россия Президенты Владимир Путин Башкортстаннан старшина Алмаз Сафинга үлгәннән соң Россия Герое исемен бирү турындагы карарга имза куйды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, старшина Сафин Алмаз Миңнегали улына (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Герое исемен бирергә», диелә карарда.

Башкортстанның Әлшәй районы Раевский авылында туып-үскән 37 яшьлек Алмаз Сафин 14 гыйнварда махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Старшина Сафин җитәкчелегендәге взвод батальон составында төп һөҗүм участогында оборонаны тоткан.

Бик каты бәрелеш вакытында дошман, үтеп керә алмагач, безнең позицияләргә минометлардан ата башлый. Сафин каты яралана, әмма барыбер команда бирүне дәвам итә. Ул шәхсән үзе Украина Кораллы көчләренең биш хәрбиен юк иткән. Моннан тыш, ике бронемашина, танк һәм Украинаның якынча иллеләп хәрбие юк ителгән, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100