news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия делегациясе Истанбулга Украина белән сөйләшүләр өчен килде

Россия делегациясе Истанбулга Украина вәкилләре белән сөйләшүләр уздыру өчен килде. Бу хакта ТАСС чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Сөйләшүләр җирле вакыт буенча якынча 10:00 дә (Мәскәүнеке белән туры килә) Төркия Президентының Истанбул офисында – Долмабахче сараенда башланырга тиеш.

Искәртәбез, «Татар-информ» Владимир Путинның Украина белән сөйләшүләр өчен Россия делегациясе составын раславы турында язган иде. Аны РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкләячәк. Делегациягә шулай ук тышкы эшләр министрлыгы, Саклану министрлыгы һәм Генштаб вәкилләре, шулай ук экспертлар төркеме кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100