news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина буенча сөйләшүләр Истанбулда якынча иртәнге унда башлана

Украинадагы вәзгыятьне җайга салу буенча сөйләшүләр җирле вакыт буенча якынча 10:00 дә (Мәскәүнеке белән туры килә) Төркия Президентының Истанбул офисында – Долмабахче сараенда башланырга тиеш. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Утырыш матбугат өчен ябык форматта узачак.

Нәкъ менә бу бинада элегрәк, 2022 елның мартында, Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләр узган иде инде. Ул вакытта, чыганак искә төшергәнчә, билгеле бер килешүләргә ирешелгән, әмма алар соңыннан Украина ягы гаебе белән өзелгән.

Искәртәбез, «Татар-информ» Владимир Путинның Украина белән сөйләшүләр өчен Россия делегациясе составын раславы турында язган иде. Аны РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкләячәк. Делегациягә шулай ук тышкы эшләр министрлыгы, Саклану министрлыгы һәм Генштаб вәкилләре, шулай ук экспертлар төркеме кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100