news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия авиакомпанияләре августта пассажир ташуны 15 процентка арттырды

Быелның августында пассажирлар саны 11,8 миллион кешегә җиткән.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Илнең авиакомпанияләре августта пассажир ташуны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арттырды. Бу хакта, Федераль һава транспорты агентлыгына сылтама биреп, “Известия” яза.

Шул рәвешле быелның августында пассажирлар саны 11,8 миллион кешегә җиткән. Иң зур үсеш "Аэрофлот – Россия авиалинияләре" ( 3,2 миллион пассажир), "Россия" (1,4 миллион кеше), S7 (1,1 миллион кеше), "Урал авиалинияләре" (968,6 мең пассажир) авиакомпанияләрендә билгеләнгән, дип хәбәр итә RNS.

Почта һәм йөк ташу августта, 10,7 процентка артып, 91,2 мең тоннага кадәр җиткән.

Элегрәк iz.ru порталы көз һәм кыш айларында Мәскәүдән Сочига һәм Краснодарга рейслар артачагын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot