Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия – АСЕАН саммитында катнашучы кунакларның күбесе Сабантуйга калырга мөмкин
Төп оператив үзәкнең 07.00 сәгатькә булган мәгълүматларына караганда, Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашучы 364 кеше Казанда калган. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.
«Аларның яртысы диярлек иртәгә Казанда узачак Сабантуйда калыр дип уйлыйм. Россия – АСЕАН форумында бизнес-делегацияләрдән якынча 500 кеше, ә беренче затлар катнашындагы төп делегацияләрдән 600 кеше тәкъдим ителгән иде», – дип сөйләде ул.
Шамил Гафаров соңгы бер ярым атна эчендә Татарстанда иминлекне тәэмин итүгә хокук саклау органнарының 8,5 мең хезмәткәре җәлеп ителүен билгеләп үтте. Ул Россия Президенты Администрациясенә һәм Россия Хөкүмәтенә Татарстанга күрсәткән ышанычлары, Казанда мондый зур халыкара чараларны оештыру һәм үткәрү мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ул республика җитәкчелеге исеменнән чараның төп оештыручысы буларак «Росконгресс»ка да рәхмәтен җиткерде.
«Зур халыкара чараларны үткәрү буенча тәҗрибәбез бар, әмма шуны аңларга кирәк: һәр халыкара вакыйганың үзенчәлекләре була. Россия – АСЕАН саммитына әзерлек вакыт кыска булу сәбәпле (якынча ике ай) бездә борчу уяткан иде. Әмма Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге команда намус белән эшләде. Күп нәрсәне булдыра алдык, әмма киләчәктә мондый чараларны оештыруда һәм үткәрүдә тагын бер кат бәяләргә, исәпкә алырга тиешле әйберләр дә бар», – дип йомгаклады Премьер-министр урынбасары.
- Искәртеп үтик: кичә Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кунакларын Татарстанда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туенда катнашырга чакырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз