news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россия-АСЕАН саммиты кунакларын Сабан туена чакырды

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кунакларына татар халкының милли бәйрәме Сабан туен күрергә тәкъдим итте.

Бу хакта ул пленар утырыштан соң журналистлар белән очрашуда әйтте.

Владимир Путин Россиягә АСЕАН илләреннән туристлар саны 34 процентка артканын искәртте. «Без чит ил кунакларына, аларның халыкларның бай тарихына, мәдәниятенә, традицияләренә кызыксынуы булуына һәрвакыт шатбыз. Борынгы традицияләрнең берсе буларак Казанда Сабан туе узачак. Барлык бәйрәм итүчеләрне котлыйсым килә. Бу бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә уза. Саммитта катнашучыларның ике көнгә тоткарланырга мөмкинлеге бар икән, бай программалы тантана кунаклар күңеленә хуш киләчәк», – дип әйтте Россия Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot