news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын уздыру буенча киңәшләр бирде

Чараларны тыю, төбәктәге санитар-эпидемиологик торышка карап, декабрь уртасында каралачак.

Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын уздыру буенча киңәшләр бирде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Әлегә яңа ел корпоративларын уздыру тыелмады, бары тик аларны ничек уздыру буенча киңәшләр генә бар. Чараларны тыю ихтималы декабрь урталарында каралачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Әлегә җитди тыюлар яки аларны бетерү турында әйтә алмыйбыз. Бу мәсьәләне декабрь урталарына хәл итәчәкбез», — диде спикер.

Любовь Авдонина әйткәнчә, әгәр компанияләр корпоратив уздырырга тели икән, моны Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып эшләргә кирәк. Алар турында «Татар-информ» баштарак язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100