news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте

2021 елны гаилә белән өйдә яки саф һавада каршы алу яхшырак булачак, диделәр ведомствода.

Белгечләр Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте
Владимир Васильев

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Яңа ел корпоративлары уздырудан баш тартырга киңәш итте. Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки дачада, саф һавада уздыру хәерле. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Бүген без корпоративларны мөмкин кадәр киметергә, аларны эш урыннарында уздырмаска киңәш итәбез», — диде спикер.

Любовь Авдонина белдергәнчә, корпоративны ресторанда яки кафеда уздыру өчен бер кешегә кимендә дүрт квадрат метр мәйдан кирәк, ә кешеләрнең гомуми саны йөздән артмаска тиеш.

«Әгәр корпоратив уздырудан баш тарту мөмкинлеге бар икән, Яңа ел ялларында авыручылар саны артмасын өчен бу иң яхшы вариант булачак», — дип йомгаклады Любовь Авдонина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100