news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Татарстанда яшәүчеләргә битлек киеп йөрергә киңәш итә

Татарстанда битлек режимын үтәү киңәш характерында. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә битлек режимын куллану буенча тәкъдим кала, ул бездә 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен гамәлдә калдырылган иде», – дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина сүзләренә караганда, катгый контроль һәм штрафлар акрынлап үткәннәрдә кала, хәзер кешеләргә аңлату эше алып барыла. Кешеләргә зарарлану куркынычының бетмәвен, ә үз сәламәтлеген һәркем үзе кайгыртырга тиеш булуын аңлатырга тырышалар.

Кичә, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова ведомствоның территориаль органнарына хат җибәргән инде. Хатта язылганча, авырулар дәрәҗәсе 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән субъектларда җәмәгать урыннарында, транспортта һәм ябык биналарда битлек кияргә тәкъдим итү сорала. Татарстанда бер атналык күрсәткеч 15 очрак тәшкил итә.

«Үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен вакцинация ясатырга, битлек кияргә тәкъдим итәбез», – дип өстәде республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100