news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор ковид йоктыручылар күп булган төбәкләргә битлек режимы кертергә киңәш итә

Коронавирус белән авыручылар арта: тәүлегенә 25 меңнән артык очрак ачыклана, хастаханәдә дәваланучылар да арта. Шул ук вакытта 48,6% очрак өч төбәккә - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсенә туры килә.

Федераль хезмәттә кабат битлек киеп йөрү турында сүз башлады. Атнага ковид йоктыру күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрак туры килгәндә, бу тәкъдим урынлы була. Битлекне җәмәгать урыннарында, кеше күп булган урыннарда, транспортта һәм ябык биналарда (эш яки уку урыны) кияргә кирәк, дип ачыклык керттеләр Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәттә (Роспотребнадзор).

Тәкъдимнәр белән белән хат Роспотребнадзорның территориаль органнарына һәм оешмаларына җибәрелгән. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова төбәк башкарма хакимият органнары белән тәкъдимнәрне өйрәнергә, шулай ук халык белән аңлату эшләрен активлаштыруны йөкләде.

«65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк», - диделәр Роспотребнадзорда.

2022 елның 32 атна нәтиҗәләре буенча Россиядә COVID-19 инфекциясен йоктыруның 175 680 очрагы теркәлгән. Авыручылар күрсәткече 100 мең кешегә 119,71 тәшкил итте, бу узган атнага караганда 49,2 процентка күбрәк. 18 төбәктә авыручылар саны артуы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100