news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор балалар яңа ел товары куркынычсызлыгы буенча кайнар линия ачты

Күзәтчелек органы белгечләре Татарстан халкы сорауларына 18 декабрьгә кадәр җавап бирәчәк.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе балаларның яңа ел товарлары: тәм-том, өс һәм аяк киеме, уенчыклар куркынычсызлыгы буенча кайнар линия ачты.

Күзәтчелек органы белгечләре Татарстан халкы сорауларына 18 декабрьгә кадәр җавап бирәчәк, дип җиткерә идарә тармагы матбугат хезмәте.

Кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны: (843) 221-90-16. Ул һәр көнне 9.00-17.00 сәгатькә кадәр эшли. Шулай ук мөрәҗәгатьләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00-17.00 сәгатькә кадәр; җомга көнне 10.00-15.45 сәгатькә кадәр (843) 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot