news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: 1 сентябрьдә линейкаларны гамәлдән чыгару күрсәтмәсен бирмәдек

Татарстан башкаласы мәктәпләрендә Белем көне уңаеннан бәйрәм чараларын гамәлдән чыгару турында шәһәр башлыгы Илсур Метшин белдерде.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 1 сентябрьдә Казанда мәктәп линейкаларын үткәрүне тыю юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый карар турында фикер алышу булырга мөмкин, әмма бу мәсьәлә буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләре әлегә юк.

Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында мәктәп линейкаларының коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылачагын хәбәр иткән иде.

«Ата-аналарда булган иң мөһим сорау - уку режимы. Без укуны стандарт режимда башлыйбыз. Бердәнбер нәрсә - 1 сентябрьдә линейкалар гамәлдән чыгарылачак», - диде шәһәр башлыгы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot