news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 1 сентябрь көнне Казанда мәктәп линейкалары булмаячак

Казан мэры Илсур Метшин укуларның гадәти тәртиптә башланачагын искәртте.

Быел 1 сентябрь көнне Казанда мәктәп линейкалары булмаячак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Быел Казанда коронавирус аркасында мәктәп линейкалары булмаячак. Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Ата-аналарны борчыган төп сорау уку тәртибе турында иде. Без укуны стандарт режимда башлыйбыз. Бердәнбер әйбер – 1 сентябрьдә линейкалар булмаячак», - диде шәһәр башлыгы.

Педагоглар һәм ата-аналарның укучыларга «аларның яңа шартларда, башка мәктәпкә әйләнеп кайтуын» аңлатуы мөһим, дип искәртте мэр. Балалар социаль дистанция сакларга тиеш, ә битлек һәм перчатка кияргә кирәкми.

1 сентябрьдә Казанда 20,5 мең бала беренче сыйныфка барачак. Татарстан башкаласында барлыгы 148,5 мең укучы парта артына утырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100