Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рок музыка фестивален оештыручы: Әйбәт музыкантлар татарча рок төркемнәрен сайлый
Бу көннәрдә Казанда Big Twin Arena мәйданында кышкы зур музыка фестивале уза. Оештыручылар татар төркемнәрен дә фестивальдә катнашырга өндәде.
«Big Twin Fest» фестивален оештыручыларының берсе Григорий Корнилов татар рок-төркемнәре турында сөйләде.
«Бүген Казанда милли музыка төрле юнәлешләрдә үсә. Бу – рок, хардкор, металл. Мәсәлән, «Усал» проекты зур Россия фестивальләрендә катнашты. Алар бик үзенчәлекле. Без, сүзләрен аңламыйча, чит телдәге җырларны тыңлаган кебек, башкалар татар җырларын тыңлый. Милли рух аерылып тору өчен күбрәк мөмкинлек бирә», – дип сөйләде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Ул әйбәт музыкантларның татар төркемнәренә күчүен әйтте.
«Без бераз үпкә дә белдерәбез, Татарча рок башкаручы төркемнәргә бик күп әйбәт музыкантлар күчте. Бигрәк тә барабанчылар. Шул ук вакытта татарларда бик кызыклы проектлар барлыкка килә. Халык җырлары рок форматында чыга. Мин «Ай, былбылым» җырын тыңладым. Бик шәп», – диде ул.
Ул «Gauga», «qaynar» төркемнәренең популяр булуын әйтте.
Бу көннәрдә Казанда Big Twin Arena мәйданында кышкы зур музыка фестивале уза. Оештыручылар татар төркемнәрен дә фестивальдә катнашырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз