Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Кышкы зур рок музыка фестивале башланды
9-11 февраль көннәрендә Казанда Big Twin Arena мәйданында кышкы зур музыка фестивале уза. Бу чара «Волга-Волга Fest» һәм «Big Twin Fest» фестивальләрен берләштерү нигезендә барлыкка килгән.
«Волга-Волга» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев сүзләренчә, кышкы фестивальне булдыру идеясе өч ел элек барлыкка килгән.
«Казандагы ике билгеле фестивальне бер зур кышкы фестивальгә берләштерсәк, әйбәт булыр иде, дип уйладык. «Волга-Волга» фестивале җәй көне уза. Зур кышкы фестиваль кирәк иде. Өченче ел инде без аны «кышкы зур фестиваль» дип йөртәбез. Хәзер ул үсте, үз исемен бирү турында уйландык. Бәлки, бу фестиваль азагына исеме дә табылыр», – дип сөйләде ул.
«Big Twin Fest» фестивален оештыручыларының берсе Григорий Корнилов сүзләренчә, чара буыннарны берләштерүгә юнәлтелгән.
«Без рок, металл, фолк юнәлешләре, җанлы музыка турында сөйлибез. Узган елларда кавер программалары да бар иде, быелгы фестиваль авторлар музыкасына нигезләнгән», – диде ул.
Бәйгедә җиңгән башкаручылар Мәскәүгә чакырыла. Бу хакта «Woodstock Russia» фестиваленең продюсеры Игорь Сандлер әйтте.
«Яшьләргә юл бирү бик мөһим. Казан - музыкаль шәһәр. Иҗатның асылы - булмаган әйберне барлыкка китерү, әмма барысы да җирле музыкага нигезләнергә тиеш», – диде ул.
«Анимация» рок-төркеме солисты Константин Кулясов Татарстанда рок төркемнәренең күп булуын теләвен әйтте.
«Фестивальдә яшьләрне күреп, бездән соң килүчеләрнең ышанычлы, нык булуына ышанасы килә. Без башлаганда коллективлар бик күп кебек иде, әмма әкрен генә төшеп калдылар», – дип искә алды ул.
Фестиваль кысаларында кичә онлайн фатирник узган. Анда «Волга-Волга» һәм башка төркемнәр катнашкан. Фестивальнең бәйгесенә 60 төркем гариза килгән. Видео материалларга таянып, жюри әгъзалары 6 төркемне сайлап алган. Бүген бер төркемне сайлап алачаклар. 11 февраль көнне ул төркем хедлайнерлар белән бергә чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз