news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Татарларга яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк

«Яһүдләр бөтен дөньяга таралган, алар капиталын да Израильгә күчерергә омтылып тора, үз халкына рухи яктан ярдәм итә», - диде депутат.

Ркаил Зәйдулла: Татарларга яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк
Рамил Гали

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында яһүдләрдән үрнәк алырга чакырды.

«Яһүд белән татар ничек аерыла? Яһүдләр бөтен дөньяга таралган, алар капиталын да Израильгә күчерергә омтылып тора, үз халкына рухи яктан да ярдәм итә. Бездә киресенчә: нәрсәнедер гел Казаннан өмет итәләр, концерт киемнәреме ул һ.б. Безнең күңелне күтәрер өчен генә, «укытучы да җибәрегез», - ди әле читтәге татарлар. Аларга, бәлкем, укытучы да кирәкмидер, дигән хис кала», - диде ул утырышта.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, татарлар арасында милли мәдәниятне тарату мәсьәләсе кыен эш, чөнки аларның күбесе тамырларыннан аерылган. «Безнең татар бик аянычлы хәлдә. Яһүдләрдән үрнәк алсак иде. Үле тел – иврит телен XX гасырда яңарткан халык ул. Дөнья тарихында бердәнбер юкка чыккан телне яһүдләр дәүләт теле итте», - диде депутат.

«Мәдәният дигәндә, без күпмедер эш башкарабыз, читкә дә чыгабыз, татар мәдәниятен таратырга да телибез. Мәдәният һәм рухи мирас – бик зур өлкә, аны дәрәҗәле кешеләр белән бергә колачлап бетереп булырмы – күз күрер», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100