news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Россиядә 5 миллион татарга Татарның үсеш стратегиясен таратырга кушты

Васил Шәйхразыев Россиядә 5 миллион татарга Татарның үсеш стратегиясен таратырга кушты
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев фикеренчә, Россиядә 5,5 млн татар яши икән, Татарның үсеш стратегиясен һәр гаиләгә җиткерергә кирәк.

«Без бөтен авырлыкларны беләбез. Бүгеннән башлап без 2030 елда үтәчәк халык санын алу эшенә керешергә тиеш. Ничек кенә авыр булса да, безнең фикер һәр кешегә барып җитәргә тиеш. Катнаш никах булганда да, татар гаиләсе булып, балалар татар телен беләләр икән, шулай итеп халык санын арттырып була», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында.

Аның әйтүенчә, соңгы өч елда күп кенә татар кешеләре Татарстанда татар булу - зур горурлык тудыра башлады, дигән. «Горурлык зур дип әйтә алабыз. Тарихчы, этнограф, журналистлар күп йөрде. Халык санын алу буенча саннар гел икенче булыр иде. Ләкин каршылыклар тагын да күбрәк булып чыкты», - диде Васил Шәйхразыев.

«15 миллионлап татар бар дип санап чыгарганнар иде. Тарих аша татарларның бердәм булуын күрсәтергә кирәк. Оешмаларга барып, дөрес анализ язарга кирәк. Ныклап аналитика булсын иде. Горур халык булып, башыбызны күтәреп алга барыйк. Барыбыз да гаепле дип, башны иеп йөрү дөрес булмас», - диде Милли шура рәисе.

Аның әйтүенчә, халык санын алуда «төп дошман» ковид булса да, эшләп бетермәгән эшләр дә бар. «Төпле халык беркая да китмәде, ди төбәкләрдәге автономия җитәкчеләре. Шартлар да уңай булмады. Фатирларга да керә алмадылар», - диде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100