Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла «Каһарманнар дәвере» проекты турында: Татарлар өчен мөһим әсәрләр языла
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык язучысы Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге гамәлгә куйган төрле дәверләрдә батырлыклар эшләгән татарлар турында «Каһарманнар дәвере» проекты эшчәнлеге турында сөйләде.
«Узган ел без төрле дәверләрдә батырлыклар эшләгән татарлар турында «Каһарманнар дәвере» дигән проект башлаган идек. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур игътибар бирәбез, бу дөрес, ләкин мәйданны тагын да киңрәк алырга кирәк. Безнең татар ул Россия империясе өчен дә кан койган. Әлеге проект шулай эшләнелде дә – XVIII гасыр белән башладык, Пруссия белән җидееллык сугышта батырлык күрсәткән Тимур Мутин турында Айгөл Әхмәтгалиева язды. Татарлар өчен мөһим әсәрләр языла», – дип белдерде ул.
Язучы әлеге проект кысаларында татар әдәбияты өчен мөһим әсәрләр язылуын искәртте.
«Башка милләтләрдә Наполеон сугышлары турында бик күп әсәрләр язылган, ләкин без үзгәрәк юлдан киткәнбез, бездә XIX гасыр турында әсәрләр юк диярлек. Ә бит ул чорда да милли каһарманнар бик күп булган, Ибраһим Бикчурин дигән танылган хәрби бар, французлар белән сугышларда ул зур батырлык күрсәтә. Аның турында Факил Сафин «Яу» романын язды. Шулай ук безнең Якуб Чанышев, Гани Сафиуллин, Шамил Хәзмзин кебек шәхесләребез бар. Алар берсе дә онытылырга тиеш түгел», – диде ул.
Ркаил Зәйдулла татар әдәбиятын махсус хәрби операция темасы да читләтеп үтмәвен искәртте.
«Махсус хәрби операция темасына кагылышты гаҗәеп батырлык турында – Фирдүс Гыймалетдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» әсәре язылды. Әлеге әсәр халык күңеленә керде дип кабул иттек, чөнки китап таралды, таралмаса халык укымый дигән сүз бит инде. Димәк халык укый», – диде язучы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мин әлеге проектны конкурс рәвешендә түгел, ә махсус сораулар буенча эшләргә булдым, без бит инде кемнең ничегрәк язганын беләбез. Махсус авторларга мөрәҗәгать итү юлы белән башкардык, Ринат Мөхәммәдиевкә разведчик Ибраһим Аганин турында язарга тәкъдим иткән идем. Бәлки аны күп кеше белмидер дә, разведчик бит ул тотылгач, уңышсызлыктан соң гына таныла. Ахырга кадәр тотылмаган разведчикларны халык белми. Ибраһим Аганин шундыйлардан», – диде ул.
Ркаил Зәйдулла мондый мисалларның күп булуын әйтте.
«Безнең Исхак Әһмәров, Шамил Хәмзин дә бар, ләкин аларны халык белми. Моңа кадәр Ибраһим Аганин турында бер китап бар иде, ләкин ул документаль, мин бераз әдәбирәк, автор фантазиясе кушылган әсәр күз алдына китергән идем. Ләкин Ринат абый каршы килде. Анда инде барысы да язылган, диде. Шуннан соң мин аңа Зәки Нури турында язарга тәкъдим иттем, алар бергә эшләгәннәр, ул легендар кеше. Ринат абый әлеге әсәрне бик тиз арада башкарып чыкты, роман «Казан утлары»нда дөнья күрергә өлгерде», – диде ул.
- Кичә язучылар берлеге бинасында әлеге проект кысаларында язылган Ринат Мөхәммәдиевнең «Партизан Зәки Нури» китабын тәкъдим иттеләр. Китап танылган татар шагыйре, публицист Зәки Нуриның тормыш юлына багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз