news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Искиткеч зур шәхес: Ринат Мөхәммәдиевнең «Партизан Зәки Нури» китабын тәкъдим иттеләр

Искиткеч зур шәхес: Ринат Мөхәммәдиевнең «Партизан Зәки Нури» китабын тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Язучылар берлегендә язучы Ринат Мөхәммәдиевнең «Партизан Зәки Нури» китабын тәкъдим иттеләр. Китап танылган татар шагыйре, публицист Зәки Нуриның тормыш юлына багышланган. Ул Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган төрле дәверләрдә батырлыклар эшләгән татарлар турында «Каһарманнар дәвере» проекты кысаларында махсус язылган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тантаналы чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык язучысы Ркаил Зәйдулла китап авторы Ринат Мөхәммәдиевка әлеге эшкә алынганы өчен рәхмәт белдерде.

«Ринат Мөхәммәдиев танылган язучыбыз, журналист, каһарман Зәки Нури турында китап язды. Зәки Нурины барыбыз да белә, заманында ул бик популяр, күренекле шәхес иде. Татарстанда гына түгел, бөтен СССРда танылды. Зәки Нури безгә, язучыларга бик якын. Ул – кылыч белән дә, каләм белән дә илбасарларга каршы сугышкан кеше. Күбебез әле аны шәхсән хәтерли, мин дә аның белән аралашып калырга өлгердем», – диде ул.

Аның әйтүенчә, Зәки Нури Ринат Мөхәммәдиевне «Казан утлары»на эшкә чакырган булган. «Алар бергә эшләгәннәр дә. Ул аны яхшы белә, ләкин китап язу өчен үзара аралашу гына түгел, архив документлары, төрле язма истәлекләр дә тупланды. Әлеге әсәрдәге юллар һәр укучының күңеленә барып җитсен иде», – диде Ркаил Зәйдулла.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ринат Мөхәммәдиев Зәки Нури белән «Казан утлары»нда эшләгән вакытларын искә алды. Аның һәрвакыт көчле шәхес булып калуын искәртте.

«Әлеге әсәр күңелдә өлгергән иде инде, шуңа ул бик тиз язылды. Зәки Нури – гаҗәеп шагыйрь, ул башкалар арасында аерылып тора иде. Аны кимсетергә тырышучылар да булды, мин ул темага кермәдем. Мин әлеге хәлләрнең ничек булганын барысын да беләм. Ләкин Зәки абыйга нәрсә дип әйтсәң дә, аның исе китми иде. Ул шулкадәр көчле характерлы, горур, үзенчәлекле шәхес булды. Ул бит берничә көн пленда да булган кеше. Пленда аның тырышлыгы белән качу оештыралар», – диде ул.

Ринат Мөхәммәдиев Зәки Нуриның биографиясендә моңа кадәр билгеле булмаган фактлар турында да сөйләде. «Әлеге китапка мин бар белгәннәремне дә кертмәдем, кайбер әйберләрне язарга да кирәк дип тапмыйм. Зәки абыйның бик тә авыр вакытларын беләм мин. Зәки абыйны күмү дә җиңелләрдән булмады, хәтта бер тапкыр күмгәч, аны киредән күчереп күмү факты да булды, кызганыч. Ләкин шуңа да карамастан ул зур шәхес булып калды», – диде ул.

«Минем китапта аның өч-дүрт батырлыгы турында гына сөйләнелә, чынлыкта алар бик күп. Көнчыгыш фронттагы ставка белән Гитлерның турыдан-туры элемтәсен өзү эшен дә Зәки Нури җитәкләгән, һәм аның әлеге эше бәяләнми кала. Архивларда аны – «Бух-бух Андрей» дип язган булганнар, чөнки ул шартлату эшләре белән шөгыльләнгән. Әлеге зур эшне башкарып чыгучылар үз бәяләрен алмый кала. Ә Зәки Нури үзенең улы тугач та, аңа Андрей дип исем куша», – дип сөйләде Ринат Мөхәммәдиев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Зәки Нури – шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, 1921 елның 24 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында туа. Җиде сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Татарстанның Кукмара төбәгендәге Лубян урман техникумында белем ала. 1941 елның маенда армиягә алынып, гитлерчылар һөҗүменең беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
  • 1941 елның августында полкташлары белән бергә чолганышта калып, партизаннар отрядына кушыла һәм 1942 елның мартыннан 1944 елның августына кадәр дошман объектларын шартлатучы-диверсант, соңыннан разведка отряды башлыгы булып хезмәт итә. 1964–1971 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, ә 1971–1974 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе хезмәтендә була. Зәки Нури – сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң актив язган авторларның берсе. Үзе исән чагында аның татарча, рус һ.б. милли телләргә тәрҗемәдә алтмыш өч исемдә китабы басылып чыга. Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1994 елның 18 февралендә Казанда вафат була.
news_right_1
news_right_2
news_bot