news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: «Исәнмесез»не әйтә белмәүче баланы мәктәптә генә татарчага өйрәтеп булмый

«Иң күп гаеп – үзебездә. Безнең халыкта милли үзаң юк», - диде Язучылар берлеге рәисе.

Ркаил Зәйдулла: «Исәнмесез»не әйтә белмәүче баланы мәктәптә генә татарчага өйрәтеп булмый
Рамил Гали

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, «сау бул», «исәнмесез» сүзләрен әйтә алмый торган бала мәктәпкә килсә, аны мәктәптә генә татар теленә өйрәтеп булмый.

«Бу хәл минем башыма сыймый. Безнең үзебездә телебезгә карата «меркантиль» мөнәсәбәт яши, шушы мөнәсәбәтне киметү – һәр татар язучысының изге бурычы. Мәктәптә татар телен укыту гына түгел, баланың җанына татар рухын салу вазифасы да бар. Бу мәсьәләдә дә укытучыларыбыз эшләп бетерми», - диде ул Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстан язучылары катнашындагы түгәрәк өстәлдә.

Аның әйтүенчә, атнасына бер-ике сәгать туган тел дәресен укып кына телне саклап калу кыен. «Мәктәп, балалар бакчаларында өйрәтергә кирәк, диләр. Мәскәүгә үпкәләп тә, ачуланып та була. Минемчә, иң күп гаеп – үзебездә. Татар телендә гаиләдә сөйләшергә кирәк», - дип саный ул.

«Тарихтан билгеле бит ул, туган телне югалту озак вакытны сарыф итми, бер-ике буында халык үзенең телен бөтенләй юкка чыгара ала. Хәзер нәрсә күрәбез: бала әбисе белән русча сөйләшеп йөри. Ата-ананы әйтмим дә. Безнең халыкта милли үзаң юк. Бу турыда күп сөйләргә мөмкин», - диде рәис.

Ркаил Зәйдулла тел мәсьәләсе җитәкчеләрне дә борчуын әйтте. «Әйтик, Татарстан Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнеханов чыгышын Мөдәррис Әгъләмнең шигыре белән башлады. Мондый хәлнең әле кайчан булганы бар? Президентыбыз халыкчан шагыйрьне искә төшерде. Мөдәррис Әгъләм бөтен гомерен милли мәсьәләләргә багышлады, шигырьләрендә милли гамь урын алды», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100