news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин: Милләтебез, телебезгә хезмәт итсәк кенә киләчәгебез матур булыр

Рамил Муллин: Милләтебез, телебезгә хезмәт итсәк кенә киләчәгебез матур булыр
Солтан Исхаков

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Разил Вәлиев елы дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау буенча Татарстан язучылары белән түгәрәк өстәлдә катнашты. Ул милли мәгърифәт, рухи байлык һәм киләчәктә үрнәк шәхесләр кирәклеге турында сөйләде.

– Киләчәк буынга милли, рухи байлыгыбызны җиткерүче шәхесләрнең булуы тәрбияче, укытучыларыбыздан тора. Һәр вакытның үз авырлыгы, җиңеллеге, сынаулары бар. Милләтебезнең киләчәге нинди, аның теле кайда булыр, ул милләт нинди телдә сөйләшер? Бу мәсьәләләр һәр кешене борчыйдыр, чөнки һәрберебезнең балалары, оныклары, туган төбәге, авылларыбыз бар.

Шөкер, яшәгән җирләребез, кигән киемнәребезгә карасак, бик мул яшибез. Дөньялар уңай якка үзгәрде. XIX-XX гасыр башында кеше күбрәк ризык өчен яшәгән, тормышы шуның белән бәйле булган. Хәзер, шөкер, ул мәсьәләләр артык борчымый, ләкин, нәрсә генә булса да, күңел һәрвакыт борчуда.

Бүген биналарыбызны төзесәк тә, күңелләребездә тынычлык юк, чөнки рухи дөньябыз сай. Камиллекнең чиге юк. Рухи дөньябыз сай була икән, аның бәрәкәте, куанычы юк. Чөнки без шөкер кыла белмибез. Шөкер кыла белмәгәч, Аллаһы Тәгалә күңелебездән тынычлыкны ала. Киләчәкне яхшы итеп күрәсебез килсә, бу мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә тиешбез дип уйлыйм.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезне төрле итеп яраткан. Нинди генә халык булуга карамастан, кешенең физиологик һәм рухи дөньясын борчыган мәсьәләләр - бер: мәхәббәт, сәламәтлек, байлык. Мең ел элек язылган әдәбиятны карасак та, иҗат әһелләрен шул ук сораулар борчыган. Кешелек дөньясы һәрвакыт бу мәсьәләләр белән капма-каршы торгандыр.

Ләкин һәр вакытның үз мөмкинлекләр бар. Милләтебезне, телебезне, үзебезне сакларга бөтен мөмкинлекләрне кулланабыз микән? Бу мәсьәләгә бөтен булган көчебезне куябыз микән? Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов киләсе елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте, безне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә бу тагын бер этәргеч булырга тиеш.

Зыялы шәхесләребездән акыллы сүзләр ишетергә тиешбез. Үзебезнең арада ихтирамга лаек булган абруйлы кешеләребез бар. Аз булса да, яшьләребезгә җиткерә торган укытучыларыбыз бар. Куркырга кирәкми. Шундый очрашулар мөмкинлек, рухи көч бирә.

Бүген нинди орлык салабыз, 30-40 елдан соң шуның җимешләрен татырбыз. Без тәрбияләгән балаларыбыз – киләчәгебез. Бүген безгә хата ясамаска кирәк. 1990 елны буш орлык салганның җимешен татыйбыз: агач үсте, ә җимеш юк. Бүген нәрсә татыдык? Алдыбызга бик зур мәсьәләләр килеп басты. Ярый, рухи дөньябызга азмы-күпме игътибар бирә башладык.

1960-1970 еллар Разил Вәлиевларның барлыкка килүенә ниндидер этәргеч биргән, ә хәзер әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә, мәгърифәтебезгә кемнәр килә?

Бервакыт Мөслимдә эшләгәндә, Рәдиф Гаташ чыгыш ясарга кайткан иде. «Бу нинди абзый?» – дип сорадым. Язучылар: «Бу Зөлфәт белән Харрас Әюп күңеленә шигърият орлыгы салган кеше», - диделәр. Бүген икесе дә арабызда юк, Рәдиф абый, Алланың рәхмәте, исән. Шундый кеше яшьләргә энергия биреп, нинди шәхесләр тәрбияләгән! Безгә шундый кешеләр кирәк. Ул орлыкларны безгә салырга кирәк. Шуны онытмыйча, милләтебез, телебез, җәмгыятебезгә хезмәт кылсак кына, киләчәгебез матур булыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100