news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Дастаннарга нигезләнеп язылган балалар әсәрләре кирәк

Ркаил Зәйдулла: Дастаннарга нигезләнеп язылган балалар әсәрләре кирәк
Рамил Гали

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, балаларга дастаннарның мәгънәсен аңлата торган әсәрләр кирәк. 

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы утырышында 2023 елны татар халкы өчен дастаннар елы дип игълан итү тәкъдиме булды. Ркаил Зәйдулла фикеренчә, дастаннарга багышланган ел милли үзаңны үстерүдә зур роль уйный ала.

Ул дастаннарны балаларга аңлатырга кирәк булуын ассызыклады. 

«Балаларга дастаннарны кабул итү, аңлау кыен. Балага яраклаштырып, дастанга нигезләнгән әсәрләр язу кирәк. Аның мисаллары бар. Мәсәлән, Азәрбайҗан язучысы Анарның борынгы дастанга нигезләнеп язган «Деде Коркут» дигән әсәре бар. Ул балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә кызыклы. Дастаннарны олыларга да аңлатырга кирәк», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Ул дастанга нигезләнеп язылган әсәрләр арасында бәйге уздырырга да тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100