news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура утырышында 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында 2023 елны татар дөньясы өчен Дастаннар елы дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу турыда тәкъдимне тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков кертте.

"Дастаннарга тарихи аң салынган, аларны өйрәнергә кирәк, кызганыч, бездә кимчелекләр бар. Күрше халыкларда бу өлкәдә зур эш бара, бездә юк диярлек. Галимнәр эшли, әмма халыкка барып җитми. Бездә татар дөньясына сөйләрлек дастаннар бар", - диде ул.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла балаларга дастаннарны өйрәту юллары турында уйларга кирәклеген әйтте. 

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Дания Заһидуллина бу тәкъдимне хуплады. Ул башка төрки халыклар белән чагыштырганда, татарларда дастаннарны өйрәнү әзрәк дигән фикергә карата үз сүзен әйтте.

"Дастаннар тирән тарихи аңны саклый. Башка халыкларда дастаннар нигездә телдән телгә күчкән. Татар - китаплы халык. Шуңа күрә дастаннар китап форматына күчергән. Бу хакыйкатьне онытмасак иде", - диде ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100