news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Безнең шигъриятнең кыяфәте хатын-кызларныкы

Халык язучысы хатын-кызларның бөтен өлкәдә алдынгы планга чыгуларын әйтте.

Ркаил Зәйдулла: Безнең шигъриятнең кыяфәте хатын-кызларныкы
«Татар-информ» архивы

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар шигъриятен хатын-кызныкы, дип атады. Ул бу фикерен Габдулла Кариев яшь тамашачы театрында үткән шигъри «Исемсез кичә»дә әйтте.

«У войны не женское лицо» гыйбарәсе телгә кергән. Мин киләчәкне күз алдына китердем. Безнең шигъриятнең кыяфәте хатын-кызларча, йөзе хатын-кызларныкы. Әлбәттә, бик талантлы егетләребез дә бар. Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, ләкин күпчелек – хатын-кызлар», – диде Татарстанның халык язучысы шигъри кичәдән соң.

Язучы фикеренчә, бу тенденция башка өлкәләрдә дә чагыла.

«Киләчәктә дә, күрәсең, шушы тенденция дәвам итәчәк. Бу шигърияттә генә түгел, бөтен өлкәләрдә дә хатын-кызлар алдынгы планга чыга. Аны минем мәрхүмә әби: «Ахырзаман алдыннан шулай була», – дип аңлата иде. Шаярту, әлбәттә, ләкин бик четерелекле заманда яшибез», – диде Ркаил Зәйдулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100