news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында «Исемсез кичә» дип аталган шигырь кичәсе узды

Кариев театрында «Исемсез кичә» дип аталган шигырь кичәсе узды

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында шигырь кичәсе үтте. Ул «Исемсез кичә» дип атала. Кичәне  «Идел» журналы, «Калеб» яңа буын җыены һәм Кариев театры оештырган.

Шигъри кичәдә Луиза Янсуар, Алинә Хәбибуллина, Булат Ибраһим, Ландыш Равилова, Дания Нәгыйм, Рифат Сәлах, Лилия Фәттахова, Фәнил Гыйләҗев, Адилә Әхмәтҗанова, Энҗе Хөсәенова, Ильяс Фәрхуллин, Гүзәлә, Гөлназ Газизова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләйлә Фаяз, Гөлүсә Батталова, Рүзәл Әхмәдиев, Лилия Гыйбадуллина үзләренең шигырьләрен укыды. 

Кичә азагында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков яшьләр арасыннан бөек язучылар, шагыйрьләр чыксын дигән теләген җиткерде.

«Без меңъеллык тарихыбыз, әдәбиятыбыз, шәхесләребез белән мактанырга яратабыз. Тик ул үткәндә калды. Киләчәгебез, шигырьләр язучы яшьләребез булмаса, аннан ни файда? Киләчәк безнең кулда. Бездән башка моны беркем дә оештырмаячак. Безнең хыял – шигырьләр, әсәрләр язучылар күбрәк булсын иде», – диде Шамил Садыйков. 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тарихи әсәрләрнең дә файдасыз түгеллеге турында әйтте.

«Бик кызыклы, үзенчәлекле шигырьләр ишеттек. Милләт булса, мәктәп, укучы булса, язучылар була. Халкыбызның үткән әдәби юллары файдасыз түгел. Ул дәвам итәргә тиеш. Аллаһ боерса, без әле бетмибез», – диде Ркаил Зәйдулла.

Габдулла Кариев театры директоры Луиза Янсуар, Ркаил Зәйдулланың киләчәк турындагы сүзләрен дәвам итте. «Без шигырь укыганда кечкенә сабыйлар аваз салып торды», – диде ул.

Шигъри чыгышлар барышында Алмаз Әсхәдулла, Айдар Абдрәхимов музыка коралларында уйнап торды. Чараның режиссеры – Габдулла Кариев яшь тамашачылар театры артисты Булат Гатауллин. Кичәне «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100