Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла: Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу — безнең өчен бер бәйрәм
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда узган VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концертында финалистларны бүләкләү вакытында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да тамашачыларга мөрәҗәгать итте.
«Бәйрәм котлы булсын! Чыннан да, Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу — безнең өчен бер бәйрәм. Аларның батырлыгын беркайчан да оныткан юк. Әлбәттә, халык иң күп белгәне — шагыйрь кулы белән язылган «Моабит дәфтәрләре». Әдипне танытуда ул чор иҗаты олы әһәмияткә ия. Хәзерге көнне дә фашизм кайда гына башын калкытса да, ул бетәчәк! Җәлил һәм көрәштәшләре заманында моны үз тәкъдирләре белән исбатладылар», — диде ул.
«Муса Җәлил укулары»на 2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Азербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән булган
Бәйгенең жюри рәисе, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиуллин да бәйгенең әһәмиятле булуын билгеләде.
«Муса Җәлилнең шигъри юлларына күпме өмет, ышаныч һәм никадәр сагыш һәм фаҗигалек салынган. Аның шигырьләрендәге ялкын инде ничәмә дистә буынннарның күңелләрендә саклана. Шигърият һәм каһарманлык бәйрәме котлы булсын», — диде ул.
Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралды. 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз