news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты булды

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты булды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та сәламләде.

«Агымдагы елны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Бөтендөнья татар конгрессы «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» дип игълан иткән елда әлеге чара аеруча әһәмияткә ия. Бәйгедә быел 40 меңнән артык катнашучы, 8 номинация. Иң өлкән катнашучыга – 89 яшь, иң кечкенәсенә – 5. Бер баланы әзерләүгә дә әти-әнисе, тәрбиячесе көч куя. Сезгә аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Җәлил исемен мәңгеләштерү – безнең уртак бурычыбыз», – дип сөйләде ул.

Бәйге «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» ТР дәүләт программасын тормышка ашыру, татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балалар белән эшне камилләштерү максатында оештырылган.

Гала-концертның режиссеры Радик Бариев. Сценарий авторы Резеда Зәйниева булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot