Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла әдәби марафончыларга: Бүгенге көндә китап уку шөгыль генә түгел, ә казаныш
Казанда узган «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантасында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да чыгыш ясады һәм катнашучыларны тәбрик итте.
«Мин һәр ел саен шушы тантанада катнашырга тырышам. Яңа йөзләрне биредә күреп сөенәм, танышларын күрсәм шатланам. Китап уку бүгенге көндә шөгыль генә түгел, ә казаныш. Бу сүзләрне әйткәндә, әлбәттә, татар китабын укуны күз уңымда тотам. Татар телендә китап уку – үзе үк сине татар милләтеңнән булуыңны раслый торган бер факт та дип саныйм. Китаплар һәм басмалар да күптөрле, сайлап ала белү дә кирәк. Елдан-ел классикларны укучылар да арта бара, шул ук вакытта хәзерге заманның күренекле әдипләрен дә яратып укыйлар», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

Әдип әдәби өлкәдәге хәзерге чор тенденцияләрен дә әйтте.
«Залдагыларның күбесе дә хатын-кызлар. Бу исә хатын-кызлар әдәбияты алга китүенә дә илһамлы этәргеч ролен башкара. Чөнки хатын-кыз гына хатын-кыз психологиясен аңлый һәм аңлата ала. Шуңа күрә дә иң популяр язучылар әлеге чорда – гүзәл затлар. Бер бөек кеше болай дип әйтеп калдырган: «Дәүләтләр белән телевизор караучылар түгел, китап укучылар идарә итә». Бу, чыннан да, хак сүзләр. Китапның да хәзер төрле формалары бар. Яшьләр күбрәк электрон форматны сайласа, безнең буын кәгазь вариантны өстен күрә. Аннары китап – кешене ялгызлыктан да коткара. Шуңа күрә дә бергә һәм бердәм булыйк, уңышлар телим», – диде ул.

Алга таба халыкны Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова конгресс җитәкчелеге исеменнән сәламләде.
«Безне татар китабына мәхәббәт җыйды. Балаларыбызга, оныкларыбызга да ана телен, туган телне өйрәтергә тиешбез. Әлеге «Әдәби марафон» – бу эштә безгә алыштыргысыз ярдәмче», – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз