news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Люция Әблиева: «Әдәби марафон» – язучылар белән китап укучыларны берләштерә торган күпер

Люция Әблиева: «Әдәби марафон» – язучылар белән китап укучыларны берләштерә торган күпер
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда узган «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантасында мәртәбәле кунаклар да катнашты. Танылган шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева әйтүенчә, проект әдипләр һәм китап сөючеләр элемтәсе өчен мөһим роль уйный.

«Әдәби марафон» – язучыларны һәм китап укучыларны берләштерә торган күпер. Иң башта аны 30 кеше белән башлап җибәргән идек, ә хәзер нинди олы зал туп-тулы. Әгәр дә бөтен марафончылар килә алса, монда басып торырга да урын булмас иде. Мин бүген Татарстан Язучылар берлеге әгъзасымын икән, моның өчен әдәби марафончыларга да бик нык рәхмәтлемен. Моңарда аларның да өлеше бар. Китапларымдагы әсәрләрне алар укыды һәм халыкка таратты, ә аннары танытты һәм популярлаштырды. Мин үземнең шигырьләрдән һәм хикәяләрдән өзекләрне интернетта күрсәм – куанам. Димәк, язганнарымны укыйлар», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Әңгәмәдәш шулай ук биредә китап укучылары белән күзгә-күз аралашу мөмкинлеге булуын ассызыклады.

«Әлеге тантанада да килеп танышалар, таныйлар. Кемнәрдер китабымны автограф белән бүләк иткәнемне искә төшерә. Укучыларың белән очрашулар, җанлы сөйләшүләр күңелгә рәхәт», – дип билгеләп китте ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Хезмәт ветераны, Башкортстанның Чакмагыш районында нәшер ителүче «Игенче» газетасы каршындагы «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе иҗатчысы Ризида Каюмова марафонда гаиләсе белән катнаша. Алар язучы, әйдәман Нурия Валиәхмәтова җитәкләгән 27нче санлы команда марафончылары.

«Без гадәттә гаилә белән катнашырга яратабыз. Тормыш иптәшем Мөнәвир абыегыз, ике оныгым һәрчак бик теләп кушылалар. Халык күңеле җәүһәрләре, матур әдәбият үсешенә берникадәр үземнең өлешемне кертим, дигән фикердәмен. Хәзерге заманда барыбер дә галиҗәнап китапка игътибар барыбер дә арта кебек тоела. Марафон авыл китапханәләренә уңай тәэсир ясый, чөнки халык китап укырга агыла. Безнең 27нче санлы команда бик тә дус-тату. Кичә кунакханәгә барып урнашкач, бергәләп якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан бәйрәм кичәсе дә үткәреп алдык. Яшьлекләр искә төште», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

  • «Әдәби марафон»ның финалына 2,5 меңнән артык укучы барып ирешкшән. Алар 4 илдән һәм Россиянең 23 төбәгеннән.
news_right_1
news_right_2
news_bot