news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан язучысы Нурия Вәлиәхмәтова «Әдәби марафон»да иң зур команда җыйган

Башкортстан язучысы Нурия Вәлиәхмәтова «Әдәби марафон»да иң зур команда җыйган
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына төрле төбәкләрдән катнашучылар килде. Башкортстаннан танылган язучы, Туймазыдагы Мөҗәһит Хәйретдинов исемен йөрткән «Илһам» төбакара әдәби берләшмәсе һәм аның музее җитәкчесе Нурия Валиәхмәтова – марафонда иң зур команда җыйган әйдәман. Ул проектның платина дәрәҗәсендәге әйдәман статусына ирешкән.

«Шундый зур һәм тату команда җыя алуым белән бик горурланам. Без быел 360 кеше булдык. Арабызда төрле төбәкләрдән, Үзбәкстан, Төркия һәм Италия кебек чит илләрдән катнашучы марафончылар бар. Командабыз әгъзаларының географиясенә күз салсак, катнашучыларның 50 проценты Башкортстан һәм Татарстаннан. Бергәләп китап уку, төрле кичәләр үткәрү бик күңелле. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага һәм марафонны оештыручы Раил Гатауллинга рәхмәт. Киләчәктә командабыздагы китап сөючеләр санын 500 кешегә җиткерергә планлаштырабыз. «Мега» статусын алырга телибез», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Язучы шулай ук «Әдәби марафон»ның үзенең тормышына һәм иҗатына да уңай тәэсир итүен әйтте.

«Бүгенге көндә 70ләп китап нәшер иттем. Миңа марафон нәрсә бирдеме? Мин Уфа университетында татар теле филологиясе бүлеген яхшы билгеләргә генә тәмамладым. «Әдәби марафон» булмаса, 62 яшемдә университетта белем алмас идем дә бәлки», – дип ассызыклады ул.

Илеш районының Рсай авылыннан хезмәт ветераны, танылган язучы һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Рәзиф Галиев марафонда катнашу яңа мөмкинлекләр бирүе турында сөйләде.

«Әдәби марафон» проектында бишенче ел рәттән катнашам. Китап укырга яратабыз, үзебез дә язабыз. Әдәби әйдәманыбыз Нурия Валиәхмәтова безгә ярдәм итеп тора. Казанда узучы бүләкләү тантасына өченче ел рәттән киләбез. Биредә дуслар һәм якташлар белән күрешәбез. Үзебезнең иҗат җимешләре белән дә уртаклашабыз. Үзем ике китап авторы, өченчесен басмаханәгә тапшырырга әзерлим. Авылым турында язам», – диде әңгәмәдәш.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Марафонны оештыручылар әйтүенчә, марафонда ел дәвамында ике яисә берничә тапкыр катнашучылар саны 1501 кеше тәшкил иткән.

  • Нурия Вәлиәхмәтова 1963 елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Баулы районы Акбаш авылында туган. 2010 елда икътисад фәннәре кандидаты исеме алган. Ул язган китаплар һәм методик кулланмалар белән төрле уку йортларында студентларны укыталар. 2018 елның октябрендә Вәлиәхмәтова «Илһам» әдәби берләшмәсен оештырган һәм аның җитәкчесе булган.
news_right_1
news_right_2
news_bot