news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге рәисе программасын бәян итте

Халык язучысы Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге рәислегенә кандидат итеп күрсәтелде.

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге рәисе программасын бәян итте
Рамил Гали

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык язучысы Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә үзенең программасын тәкъдим итте.

Ркаил Зәйдулла үз чыгышында Тәрҗемә үзәге, Әдәби фонд кирәклеген әйтте. Әдәбиятны пропагандалау юлында «Казан утлары» журналын үрнәк итеп китерде.

Татар әдәбияты үсеше өчен Язучылар берлеге сайтын активрак куллану планнарын, язучыларның сайтларын булдыру кирәклеген ассызыклады. Яшьләр белән эшләү кирәклеген әйтте.

Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге уставын яңарту кирәклеген дә фаразлады. «Сез бөтенегез шәхес, намусыгыз кушканча сайлагыз», — диде ул.

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге рәислегенә кандидат итеп күрсәтелде. Ул язучылар тарафыннан тәкъдим ителгән дүрт кандидатураның берсе. Язучылар Рәмис Аймәт, Вахит Имамов һәм Рафис Корбан кандидатураларын күрсәттеләр.

Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot