Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Берлек рәислегенә Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Рәмис Аймәт, Рафис Корбан күрсәтелде
Татарстан Язучылар берлеге съездының Тинчурин театры залында барган төп мәйданчыгына видеоконференц-элемтә аша берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре кушыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылары Берлек рәислегенә Ркаил Зәйдулланы, Рәмис Аймәтне, Рафис Корбанны, Вахит Имамовны тәкъдим итте.
Халык язучысы Гәрәй Рәхим Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә Ркаил Зәйдулланы тәкъдим итте. Фуат Галимуллин Рәмис Аймәт кандидатурасын яклады. Нәҗибә Сафина Вахит Имамовны күрсәтте. Рафис Корбанны Рахман Шәфигуллин тәкъдим итте.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре Ркаил Зәйдулланың күренекле язучы булуын, җитәкчелек итә алган шәхес булып җитлегүен искәртте.
Фәүзия Бәйрәмова Рәмис Аймәтне яклап чыкты, аның яхшы шагыйрь булуын, зыялылыгын ассызыклады.
Тинчурин театры залында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара. Съездның Тинчурин театры залындагы төп мәйданчыгына видеоконференц-элемтә аша Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре кушыла.
Съездда рәсми кунаклар — ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.
Ркаил Зәйдулла — шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 59 яшь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз