news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Татарстан һәм Башкортстан өчен уртак Гамил Афзал премиясе тәкъдим итте

Татарстан Язучылар берлеге рәисе XXI гасыр шигърияте татар-башкорт антологиясен чыгарырга кирәк дип саный.

Ркаил Зәйдулла Татарстан һәм Башкортстан өчен уртак Гамил Афзал премиясе тәкъдим итте

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Татарстан һәм Башкортстан өчен Гамил Афзал исемендәге уртак премия булдыруны тәкъдим итте.

«Актаныш районында Гамил Афзал премиясе бар. Ул Такталачык авылында туган. Магнитогорск шәһәрендә үскән. Ун ел Башкортстанның Балтач районында яшәгән. Мин бергә килештереп, шушы премиянең статусын күтәрергә теләр идем», — диде Ркаил Зәйдулла Актанышта узган утырышта. Ул Гамил Афзалның шагыйрь булып Башкортстанда формалашканын, Башкортстан шагыйрьләре белән дус булып яшәгәнен искәртте.

«Башкортстанның Дәүләт Җыены-Корылтай һәм безнең Дәүләт Советы шушы уртак премияне Башкортстан һәм Татарстан әдәбиятында лаеклылар өчен гамәлгә куйсалар, бу үзара мөнәсәбәтләрне ныгытыр иде», — дип саный Ркаил Зәйдулла. Ул, шулай ук, XXI гасыр шигърияте татар-башкорт антологиясен чыгаруны тәкъдим итте. Шулай ук, хикәяләр антологиясе чыкса да, яхшы булачак, диде.

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Алибаев 27-28 майда үзләрендә XXI гасыр язучылары катнашында форум узачагын әйтте. «Сезнең тәкъдимегезне исәпкә алырбыз», — диде.

Актанышта кичә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыены — Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының уртак күчмә утырышы узды. Депутатлар туган телләр роле турында сөйләште. Башкортстан Дәүләт Җыены-Корылтай рәисе Константин Толкачев яңа закон проекты әзерләгәннәрен әйтте.

Утырышта үз тәкъдимнәрен җиткергән депутатлардан Илшат Әминов киләчәктә Чувашстан, Удмуртия, Башкортстан, Мари Эл вәкилләре катнашында милли тематика буенча уртак утырышт үткәрүне тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100