news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан урта гомуми белемне туган телдә бирү буенча закон инициативасы әзерләгән

Башкортстан Дәүләт Җыены — Корылтай закон инициативасы белән Дәүләт Думасына чыгарга ниятли.

(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан парламенты урта гомуми белемне туган телдә бирү мөмкинлеге буенча закон проектын Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә ниятли. 

«Урта гомуми белемне туган телдә укыту мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Хәзер мондый мөмкинлек мәктәпкәчә белем, башлангыч гомуми, төп гомуми мәктәпкә кагыла. Безнең карашка, урта гомуми белемне бу исемлеккә кертү актуаль, юкса туган телне туган булмаган телдә ничек өйрәнеп була соң аны? Хәзерге вакытта закон чыгару инициативасы карала. Безне хуплавыгызны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Җыены — Корылтай рәисе Константин Толкачев Актаныштагы утырышта. 

«Туган телләргә ярдәм буенча аерым бер мәсьәләләр төбәк вәкаләтләренә чыга», — диде ул. 2020 елның декабрендә Дәүләт Думасына «Мәгариф турында» ФЗ га үзгәрешләр кертү турында закон проекты кертелгәнен искәртте. Федераль законның 14 нче маддәсендә ата-аналарның балаларын укыту телен үз теләге белән сайлау хокукы билгеләнгәнен искәртте. 

«Моның өчен махсус белем бирү оешмалары булдырылды. Шул ук вакытта район яки шәһәрдә мәктәпләрне аерым территориягә беркетү каралган. Мондый мәктәпләрдә барлык милләт вәкилләре укый ала, шул ук вакытта хокукый коллизия туа», — диде Толкачев. 

«Мәсәлән, башкорт мәктәпләрендә ата-аналар укыту теле итеп, РФ халыклары теленең берсен сайлый, туган тел буларак та башка телне сайлыйлар. Нәтиҗәдә, конкрет туган телдә укыту мәктәбен булдыру идеясе дискредитацияләнә. Икенчедән, кадрлар җитми. Бу проблеманы хәл итү өчен, этномәдәни белем бирү оешмаларының хокукый статусын беркетергә тәкъдим итәбез», — диде Башкортстан Корылтае башлыгы. 

Аның фикеренчә, мәктәпләрне конкрет территорияләргә беркетмәскә дигән закон да кирәк. «Баласын башкорт, татар, удмурт, башка телләрдә укытырга теләгән ата-ана, яшәү урынына карамастан, баласын шунда укыта алачак. Ә баласы милли мәктәптә укуын теләмәгән әти-әниләр, яшәү урыны буенча туры килсә дә, баласын башка гади мәктәпкә бирә алыр иде. Шул рәвешле, ата-аналар һәм балаларның хокуклары бертигез якланган булачак», — диде Константин Толкачев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100