news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты иде

Чабаксарда «Гыйбатдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе бара.

Ркаил Зәйдулла: Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты иде
Салават Камалетдинов

(Чабаксар, 15 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты булды, шул ук вакытта башка милләтләрне дә хөрмәт итте. Татарстанның халык язучысы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Чабаксарда «Гыйбатдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциядә шундый фикерен әйтте.

«Фәрит Гыйбатдиновны Татарстан һәм Чувашиядә генә түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ул татар һәм чуваш халкы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, үстерүгә зур өлеш кертте. Һичшиксез, Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты иде, шул ук вакытта башка милләтләрне дә хөрмәт итте», — диде ул.

Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, Фәрит Гыйбатдиновта лидерлык сыйфатлары булган. «Фәрит сәнгать кешесе иде, әмма анда сәнгать кешеләрендә булмаган башка сыйфатлар да булды. Ул чын лидер, оештыручы иде. Бу сыйфатлары аның эшчәнлегенең нигезе булды», — диде Татарстанның халык язучысы. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел июль аенда вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100