Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла: Фәндәс аганың безне хәтер көне алдыннан җыюы символик мәгънәгә ия
Кичә күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның вафаты билгеле булды.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җәмәгатьчелеге күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли каһарман Фәндәс Сафиуллинны озату мәрасиме хәтер көне алдыннан туры килүе символик мәгънәгә ия дип саный Ркаил Зәйдулла.
«Шунысы да бар — 12 октябрь ул хәтер көне дә. Шушы көн алдыннан милли каһарманны бүген озатуның символик мәгънәгә ия булуын ассызыклады. Ул үлеме белән безне бирегә җыйды. Бу да символик мәгънәгә иядер», — диде Мәрҗани мәчетендә Фәндәс Сафиуллинны озату мәрасимен алып барган халык шагыйре һәм Дәүләт Советы депутаты.
Ул бүген Минзәлә вакыйгалары белән бәйле рәвештә матәм көне дип игълан ителүен дә искәртте.
Фәндәс Сафиуллин үз васыяте буенча Курган зиратында җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз