news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәндәс Сафиуллин үз васыяте буенча Курган зиратында җирләнде

Мәрҗани мәчете ишегалдында оештырылган озату мәрасимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Фәндәс Сафиуллин үз васыяте буенча Курган зиратында җирләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җәмәгатьчелеге күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли каһарман Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озатты. Ул үз васыяте буенча Курган зиратында җирләнде.

Мәрҗани мәчете ишегалдында оештырылган озату мәрасимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

«Милләтебезнең югалту көне. Күп еллар бергәләп Фәндәс Сафиуллин белән бергә республикага хезмәт иткән кеше без. Аның республиканың тарихи адымнарына катнашы зур булды. Республика яңа тарихы белән шундый кешеләргә — Фәндәс Сафиуллин һәм башкаларга бурычлы. Без аның белән бүген хушлашабыз», диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменнән, Дәүләт Советы депутатлары һәм үз исеменнән Фәндәс Сафиуллинга рәхмәтле булуын җиткерде. «Ул безгә күп нәрсәдә укытучы булды. Республика үсешенә үз көчен салган шәхес иде», — диде.

Фәндәс Сафиуллинның дуслары Разил Вәлиев, Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров хушлашу сүзләрен әйттеләр. Мәрасимне Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла алып барды.

Килүчеләргә рәхмәт сүзләрен мәрхүмнең улы Рөстәм Сафиуллин җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100