news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла әдәби конкурслар язучының матди хәлен яхшыртуы турында әйтте

Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән әдәби конкурс игълан ителде.

Ркаил Зәйдулла әдәби конкурслар язучының матди хәлен яхшыртуы турында әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әдәби конкурсларның төп максатын халык язучысы Ркаил Зәйдулла әдәби дөньяны рухландырып алуда күрә. Бу хакта ул Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска багышлап “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Әдәби конкурслардан шедеврлар көтсәк тә, без моның чынга ашмавын беләбез. Конкурслар белән генә әдәбиятның кимәлен күтәреп буладыр дип уйламыйм. Ә менә язучыны язарга рухландыру ягыннан бик файдалы. Икътисади кыенлык кичергән көннәрдә матди стимул бик кирәк. Мин конкурсны язучыларны матди яктан тәэмин итәргә тырышу да дип аңлыйм”, - диде Ркаил Зәйдулла.

Ул Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе әгъзаларының, димәк, үзенең дә, нигезләмә шартлары буенча конкурска катнаша алмавын әйтте. “Әмма без жюрида булырга мөмкинбез”, - диде ул.

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар – роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме - роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум. 

Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша. Конкурска нәтиҗә 2020 елда ясалачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot