news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа әдәби конкурска әсәрләр псевдоним белән кабул ителә

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә.

Яңа әдәби конкурска әсәрләр псевдоним белән кабул ителә
Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурска әсәрләр псевдоним белән кабул ителә. Оештыручылар «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә яңа әдәби конкурсны үткәрү тәртибе турында сөйләделәр.

«Бу — оештыру юнәлешләре, ресурслары һәм номинацияләре саны буенча иң масштаблы конкурс. Ул Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдиме белән башланып китте һәм Президент хуплавы белән гамәлгә ашырыла», — диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Роман жанрыннан кала барлык әсәрләр 2021 елның 1 сентябренә кадәр кадәр кабул ителәчәк, роман жанрына әсәрләр 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Әсәрләр «Казан утлары» редакциясенә җибәрелә.

Рөстәм Галиуллин әдәби конкурсның ябык форматта булуын аның мөмкин кадәр гаделрәк узуын тәэмин итү өчен эшләнүен ассызыклады. «Бер конвертка өч нөсхәдә әсәрләр салына. Әсәрләр псевдоним белән билгеләнә. Шунда ук аерым конвертка катнашучының исем-фамилясе языла», - дип аңлатты ул.

Рөстәм Галиуллин конкурсның башлап җибәрелгәнлегенә бер ай да булмавына карамастан, оештыру комитетына йөзләп эш килүен әйтте. «Әмма авторлар конкурсның ябык булуын искә алмаганнар. Без аларга конкурс шартларын кат-кат аңлатабыз», — диде ул.

  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме — роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100