news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришвәт алучы, ришвәт бирүчегә: «Тагын каздыр инде?!»

9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне.

Ришвәт алучы, ришвәт бирүчегә: «Тагын каздыр инде?!»
pixabay.com

Коронавирус, эшсезлек, акчасызлык шартларында, ришвәт алуга кагылышлы судларга барып җиткән эшләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 40 процентка арткан.

Моннан берничә еллар элек мәдәният өлкәсендә армый-талмый хезмәт итүче бер түрәбезнең күңелен күрү өчен райондагы хезмәттәше күчтәнәчкә дип иң зур, иң симез казны сайлап алып Казанга килә. Министрлык коридорында түрәнең үзен очрата алуына куанып аңа кечкенә генә бүләк алып килүе хакында әйтә. Түрәбез нишләгән дип беләсез? Кашын җыерып, йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып: «Тагын каздыр инде?!», — дип сорый. Менә шулай, җәмәгать, түрәгә ришвәт бирәм дип каз «гына» күтәреп килә күрмәгез тагы. Адәм мәсхәрәсенә калачаксыз. Каз бирүне авыл кешесе зур күчтәнәчкә санаса да, ришвәт алучы өчен ул хәзер искелек калдыгы, вак-төяк дип кенә бәяләнә икән. Россия һәм Татарстан түрәләренең казга гына риза булмаганнарын соңгы вакытларда кулга ала башладылар.

Төбәк лидерларын, предприятие, оешма җитәкчеләрен кулга алулар хакында хәзер көн саен диярлек ишетеп торабыз. Ришвәтчелеккә каршы оештырылган бу кампаниянең алдагыларыннан аермасы шунда, ул зур түрәләргә, акча капчыклары мулдан булган кемсәләргә генә түгел, гади кешеләргә карата да юнәлдерелгән. Сәбәбе мәгълүм — коронавирус таралу һәм табигый байлыкларга куелган бәяләрнең кинәт төшүе сәбәпле, бюджетның такырайганнан такырая баруы. Һәркемнең дә ашыйсы, киенәсе, машинада йөрисе килә. Шуңа адәм баласы теләсә нинди юллар белән акча эшләргә омтыла. Тик прокуратура да, башка тикшерү органнары да тик ятмый. Тикшерү комитеты узган елның шул чоры белән чагыштырганда ришвәт бирү очраклары Татарстанда 300 очракка, ягъни 40 процентка артуын хәбәр итә. Ә РФ генераль прокуроры И.Краснов исә быелның тугыз аенда гына да ришвәтчелектән килгән зыян 45 млрд сум тәшкил итүен әйтә. 

Ришвәт бирүнең гади кешеләргә кагылганы — балаңны мәктәпкә яисә балалар бакчасына урнаштырган өчен булганы. Балалар бакчасына сабыеңны урнаштыру — иң хәл ителмәгән мәсьәләләрнең берсе. Яшь кешенең эшкә чыгасы, акча эшлисе, иренең акчасына гына яшисе килми. Өй янәшәсендә генә балалар бакчасы булса да, анда урын юк. Шуннан бакчага урнашуның законны читләтеп уза торган юлларын эзли башлыйлар. Балалар бакчасына чиратка басу инде күптән үк электрон рәвештә башкарылса да, кемнәрдер барыбер урау юллар аша булса да кемгәдер ришвәт биреп, сабыен урнаштыра. Әлбәттә, бу кешеләр зур байлар да, олы түрәләр дә түгел. Алар ришвәтсез дә балаларын бакчага урнаштыра алалар. Ришвәтчеләрнең бу категориясе — акча җитмәүдән интегеп, тизрәк эшкә чыгарга теләүчеләр. Алар берничә айлык хезмәт хакын ришвәт итеп бирсә бирә, әмма ничек тә эшкә чыгарга тели. Мәктәпкә балаңны урнаштыру да үзенә күрә проблемага әйләнде. Өй янәшәсендә генә заманча яңа мәктәп булсын да, синең балаңны укырга анда алмасыннар әле?! Сөйләшеп кенә барып чыкмагач, акчасын төртә инде. Тик бу юлга хәзер бик сирәк мәктәп директорлары гына барырга җөръәт итәдер. Ахыры бик хәерсез тәмамланырга мөмкин икәнлегенә мисалларны алар инде шактый ишеттеләр.

Югары уку йортларындагы ришвәтчелек исә мәңге бетмәстер инде ул, мөгаен. Без укыганда шундый әйтем модада иде: «Имтиханны укып кем дә бирә аны, менә син укымыйча гына биреп кара!» Ә хәзерге яшьләрнең бик үк укып торасылары килми шул. Группалары белән акча җыялар да, иптәш профессорга яки доцентка акча, ягъни ришвәт бирәләр. Һәр ике як та канәгать кала. Гомере буе татар телен укыткан профессорның әллә ничә җирдә фатирлары булуын язып чыктылар бит. Прокуратура тикшергән дип тә сөйләделәр. Нәтиҗәсе ничек тәмамлангандыр, билгесез. Хәер, ришвәтне ала белгән кеше, аны бик оста итеп бирә дә белә инде…

Малай үстерүче гаиләләрнең теңкәсен корыткан нәрсә — армия. Хәзер ул юкса бер генә ел инде. Юк, улларының да барасы килми, әти-әнисе дә муеннан бурычка батып булса да, газиз баласын шул каһәр суккан армиядән йолып каласылары килә. Военкоматлар соңгы 30 елда шушы ысул белән акчаны эшләп карадылар инде?! Әле шушы көннәрдә генә Татарстанның хәрби комиссары Погодинның эш бүлмәсендә дә, өендә дә тентү-тикшерү булган. Никрутларны армиядән алып калу өчен бирелгән ришвәтләрне генә тикшермәгәннәр, хәрби комиссариатның башка кыңгыр эшләрен дә ачыклаганнар. Әллә кайчан якты дөнья белән саубуллашкан элеккеге сугыш ветераннарына дәүләт хисабына кабер ташлары куйганда 500 ләп ялган фамилияләр язып, алар исеменә дә акча алганнар. Хәзер бу һәм башка шундый кыңгыр эшләргә кагылышы булган кешеләрне кулга алганнар. Ә армиядән котылу өчен бирелгән ришвәтләрнең ничек очына чыгарлар икән? Ай-һай, мөмкин эш микән ул? Бүген һәр ун егетнең 5-6 сы армиягә бармый бит. Алар арасында типсә тимер өзәрлекләре дә хәттин ашкан. Их, «атай малын катай» иттереп йөрүче шул егетләрне җибәр идең армиягә. Кулларында ак билет булса да, 50 яшькә җитмәгән булсалар, һич югы өч айлык хәрби лагерьларга мәҗбүри чакырсыннар иде. Шулай итсәләр, армиядән калу өчен кемгә ришвәт бирергә икән, дип хәзерге буын да эзләнеп йөрмәсләр, барыбер бер алачаклар, дип үзвакытында хезмәт итүне кулайрак күрерләр, әти-әниләренең дә акчасы янга калыр иде.

Эшмәкәрлек өлкәсендә дә ришвәтчелеккә урын зур икән. Бигрәк тә, документларны килештерү, теге яки бу эшне башларга рөхсәт алу кебек мәсьәләләрне тизләтү өчен эшмәкәрләр акча төртергә яраталар. Быел гына шушы өлкәгә кагылышлы 70 эш тикшерелгән. Хәтта шуңа кадәр барып җиткәннәр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бер хезмәткәре балалар лагерын ачарга рөхсәт биргәне өчен дә акча таләп иткән?! Гомумән, хокук саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләрен дә хокук бозучылар исемлегендә еш күрергә мөмкин. Быел гына да 15 хокук сакчысына карата җинаять эше ачылган.

Ниһаять, прокуратура чамасыз зур күләмдәге чыгымнар буенча да тикшерүләр үткәрә башлаган. Кызык бит, бер дәүләт чиновнигы аена 50 мең сум хезмәт хакы ала. Һәм әллә ни күп булмаган акчага эшләсә дә, 9 млн сумга үзенә шәп кенә йорт сатып алган. Ә полицейский өр-яңа «Мерседес» машинасында җилдерә. Хәзер шундый хезмәт хакына ничек шундый кыйммәтле әйберләр сатып алып булуын тиешле органнар тикшерә. Яхшылап тикшереп, акча табу юлларын халыкка да өйрәтсәләр яхшы булыр иде. Әгәр Россиядә алган рәсми хезмәт хакы белән, сатып алган товарларының, күчемсез милекнең бәясен тикшерә башласалар, күпме чиновникларның, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең, хокук сакчыларының, төрле урыннарда җитәкче булып торучыларның башлары себер китәр иде. Соңгы елларда алар инде, әлбәттә, остардылар — милекне дә, товарны да үз исемнәренә яздырмыйлар, акчаны чит илгә чыгаралар, яисә, бер түрә кебек туганының каберенә күмеп куялар. Чокчына башласаң күпме байлык — төрле илләрнең акчалары, алтыннар җир астыннан килеп чыгар иде?! Элек тә байлар, совет хөкүмәтенә бирмәс өчен, байлыкларын җиргә күмеп куйганнар бит. Кабан күленнән шундый байлыкны бер гасырдан артык эзлибез түгелме соң инде? 

Ришвәт Россия кебек илдә бетә торган чир түгелдер инде ул. Таныш-белешлек, кода-кодагыйлык белән яшәргә яратучы ил бит ул. «Чынлап торып еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга», — ди халкыбыз. Әгәр бу эшкә чынлап торып керешсәләр, җиңмәслек проблема түгел кебек. Әнә шул чамасыз байлыкларын гына тартып алсыннар, башкаларга да гыйбрәт булачак. Безнең бабайның урта хәлле крестьяннардан артык нәрсәсе — бик матур капкасы гына булган. Шуның өчен аны кулакка санап, бар булган мөлкәтен колхозга ташып бетергәннәр. Ә хәзерге байларның мал-мөлкәтен бабайныкы белән чагыштырырлык мени?! Шундыйларны төрмәгә утырта башласалар, нәтиҗәсе тагын да көчлерәк булачак. Димәк, шәп законнар һәм өстәгеләрнең теләге генә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100