«Без Россия язучылары белән хезмәттәшлектә яшәдек, әдәбиятларны бүлмәдек. Ватаныбыз бер, бергә көрәшәбез. Ләкин без берничә әйберне истә тотарга тиешбез. Бөек Ватан сугышы чорында татар газеталары чыккан – бу милләтләргә хөрмәт билгесе. Владимир Путин да күпмилләтле булуыбызны искәртеп тора. Безне бер нәрсә борчый – җанисәп вакытында татарлар кыскартыла. 15 миллионлы татар халкы совет чорында 7 миллионга калды, аннары – 6га. Без бала тапмыйбызмыни? Нигә кимибез? Бу – безне борчый. Тагын бер мәсьәлә: татар халкы өчен Язучылар берлеге – туган телне, рухи байлыкны саклаучы. Татар халкы үз язучысына ышана.
Тагын бер сорау – без берләштек, ди, ә Мәскәүдәге 5-6 берлек тә берләшәме? Чөнки анда берничә берлек барын беләм. Аларда язучылар да, язып караучылар да, язасы килүчеләр дә, язмаучылар да бар. Без берләшәбез, ә әдәби критерийларны төшермибезме? Совет чорында критерийлар нык иде – һәвәскәр язучылар юк иде. Бу мәсьәлә буенча эшлисе бар», – ди ул.
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.